Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ятим ничек фатирлы булган?

Безнең илдә ятимнәрне яклау буенча аерым законнар яшәп килә. Шуларга ярашлы рәвештә, аларның тораклы булуга да үз хокуклары бар.

Шуларга ярашлы рәвештә, аларның тораклы булуга да үз хокуклары бар. Шундый бер «томанлы» очрак буенча прокуратура катнашкач кына ятим калган яшел үзәнле торак белән тәэмин ителә.

Тикшерүне шәһәр прокуратурасы җирле кешенең хокукы бозылу турында мөрәҗәгате килгәч үткәрә.
Гариза бирүченең балигъ булмаган яшьтә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калуы ачыклана. Аны 2016 елда торак белән тәэмин итүгә мохтаҗ затлар исемлегенә керткәннәр. Кызганычка, ул тиешле торак алу бәхетенә генә ирешә алмаган. Нәтиҗәдә, прокуратурага, аның законлы хокукларын яклау ны сорап, судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә туры килә. Суд бу дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

Шулай итеп, күзәтчелек ведомствосы ярдәме белән, ятимгә төзекләндерелгән торак бина бирәләр.
Әгәр дә бу кешенең дәгъвасы прокуратурага барып җитмәсә нәрсә булыр иде икән? Мөгаен, үзенә фатир көтә-көтә көтек булыр иде. Болай да балачагы ата-ана назы күрмичә ятимлектә узган кешеләрнең торак бирелүгә хокукы көтеп алынган иң зур шатлыгыдыр да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев