Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Һәлакәт Йошкар-Ола - Казан трассасының 17нче километрында булган.

Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.


Мәгълүмат кичә кич бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган.

Һәлакәт Йошкар-Ола - Казан трассасының 17нче километрында булган. Анда 14нче модельле "Лада" белән "Hyundai" автомобиле бәрелешкән.

Һәлакәт урыныныа "53 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге" хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килгән.


Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе һәм ике пассажиры җимерелгән машинада кысылып калган. Машина аккумуляторын сүндереп, зыян күрүчеләрне алганнар һәм "Hyundai" пассажирларын һәм ике машинаның да йөртүчеләрен хастаханәгә салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев