Яшел Үзән прокуратурасы балалар бакчасында бала кыйнау фактын тикшерә
Татарстанда прокуратура һәм полиция Яшел Үзәннең бер балалар бакчасында 7 яшьлек аутист кызны кыйнау турында мәгълүматны тикшерә. Бу турыда Казан хокук саклау үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, бу үзәк юристлары зыян күрүче якка консультация бирә. Хокук саклау органнарына әлеге кызның әнисе Людмила Сорокина мөрәҗәгать итә. Ул кызының тән җәрәхәтләрен медучреждениедә...
Татарстанда прокуратура һәм полиция Яшел Үзәннең бер балалар бакчасында 7 яшьлек аутист кызны кыйнау турында мәгълүматны тикшерә. Бу турыда Казан хокук саклау үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, бу үзәк юристлары зыян күрүче якка консультация бирә.
Хокук саклау органнарына әлеге кызның әнисе Людмила Сорокина мөрәҗәгать итә. Ул кызының тән җәрәхәтләрен медучреждениедә фиксацияли.
Людмила Сорокина - инвалид балаларга ярдәм күрсәтүче "Без бергә" җирле иҗтимагый оешманың җитәкчесе. Яшел Үзән районы башлыгы аның эшчәнлеген Рәхмәт хаты белән билгеләгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев