Коронавирус пандемиясе дәвам иткән очракта, Россия мәктәпләре эпидемиягә каршы кагыйдәләрне 2021 елда да үтәүне дәвам итәчәк.
Хезмәтнең санитария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Ирина Шевкун гамәлдәге СанПиН 2021 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән, дип хәбәр итте. "Әмма бу яңа елдан соң барысы да тәмамланачак һәм санитария кагыйдәләрен үтәргә кирәкмәячәк дигән сүз түгел", - диде ул, илдә эпидситация тотрыклыланганчы, мәктәпләрдә аерым шартлар сакланачак, дип билгеләп.
COVID-19 белән көрәш буенча барлык чаралар әлегә тулы күләмдә үткәреләчәк, дип өстәде эпидемиология күзәтчелеге идарәсенең баш белгеч-эксперты Нонна Фомкина. Аның сүзләренчә, әлегә барлык чикләүләр кайчан бетереләчәген әйтергә кыен, өстәвенә, төбәкләрдә вәзгыять төрлечә.
Нет комментариев