Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының дүрт вәкиленә дәүләт бүләкләре тапшыру турында указга кул куйды.
Тиешле документ хокукый актларны бастыруның рәсми порталында урнаштырылган.
Әһәмиятле хезмәт казанышлары өчен Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Дуслык орденына лаек булды.
Шулай ук дәүләт башлыгы медицина өлкәсендәге белгечләрнең казанышларын билгеләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Пирогов орденына Казан шәһәренең 18нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Ринат Җәләлдинов һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Айдар Хәмидуллин лаек булды.
Новости Татарстана
Нет комментариев