Васильевода ветераннар арасында футбол буенча төбәкара турнир узды
Яшәеш

Васильевода ветераннар арасында футбол буенча төбәкара турнир узды

Васильево шәһәр тибындагы бистәсендәге «Сосновый Бор» шифаханәсе территориясендә 60 яшьтән өлкән ветераннар арасында ел саен үткәрелә торган «Умбра кубогы» футбол турниры узды.

Ярыш Россия Федерациясенең атказанган табибы Филат Фатыйх улы Гатин истәлегенә багышланган.

Турнирда Васильево һәм Зеленодольск районы командалары, Казанның «Рубин» командасы, Йошкар-Ола җыелма командасы һәм Чабаксарның «Динамо-Коса» командасы катнаша.

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев