Васильевода яшәүче Зөгәрия Нуруллинага 102 яшь тулды
Яшәеш

Васильевода яшәүче Зөгәрия Нуруллинага 102 яшь тулды

Зөгәрия Галимҗан кызы Нуруллинаны туган көне белән Васильево башлыгы Вячеслав Матвеев котлады.

Зөгәрия Нуруллина гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Ул 42 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә гаиләдә дүрт оныкчык үсә.

65 яшендә Зөгәрия Галимҗан кызы гарәп телен өйрәнә башлаган һәм, үз сүзләренә караганда, Коръәнне төп нөсхәдә 155 тапкыр укып чыккан!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Бүген 102 яшьлек әби кул эшләре белән шөгыльләнә, илдәге сәяси вазгыять белән кызыксына, яңалыклар карый һәм һәрвакыт дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырыша.

Зөгәрия Галимҗан кызын гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының игътибарын һәм озын гомер телибез!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев