Уку елы башланды: Татарстан гаиләләренә дәүләт ярдәме – ничек алырга?
Яшәеш

Уку елы башланды: Татарстан гаиләләренә дәүләт ярдәме – ничек алырга?

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге быел да балалы гаиләләргә берничә мөһим түләү һәм социаль хезмәт тәкъдим итә.

Рәзилә Хәйретдинова фотолары

Алар арасында – айлык пособиеләр, ана капиталын укуга юнәлтү мөмкинлеге, шулай ук 2026 елдан яңа гамәлгә кергән еллык гаилә түләве.

Иң кирәклесе – бердәм пособие

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Аңа гаиләнең җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан артмаган һәм хисап чорында һәр хезмәткә сәләтле әгъзаның кереме 8 МРОТтан ким булмаган гаиләләр хокуклы. Түләү күләме гаилә торышына карап яшәү минимумының 50%, 75%ын яки 100%ын тәшкил итә.

Ана капиталы – мәгариф өчен зур мөмкинлек

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Акчаны балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты, шулай ук түгәрәкләр, спорт секцияләре, чит телләр курслары, хәтта автомәктәп өчен түләүгә кулланырга ярый. Бердәнбер шарт: сайланган оешманың гамәлдәге лицензиясе булу.

Яңалык – еллык гаилә түләве

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

2026 елдан ике яки күбрәк бала тәрбияләүче, җан башына кереме узган елгы төбәк яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Сумма – түләнгән НДФЛ белән 6% ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерма. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Социаль фондның ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: «Балалы гаиләләргә ярдәм итү – безнең төп юнәлеш. Ата-аналарның үз хокукларын белүе һәм вакытында файдалана алуы бик мөһим. Без хезмәтләрне мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә тырышабыз. Укучыларга яңа белемнәр, ә ата-аналарга сабырлык телим», – диде.

Күпчелек түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә рәсмиләштереп була. Тулырак мәгълүмат СФРның рәсми сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда бар.

Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына тәүлек әйләнәсе, бушлай шалтыратып, консультация алыгыз.

Яңа уку елында балаларыгызга ярдәм итү мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмагыз!


Нет комментариев