Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Украина сугышчысы бер танкны урлап Россия ягына чыккан

Украина сугышчысы Максим Лихачев Т-64 танкын урлап Россия Кораллы Көчләре ягына чыккан.

Бу хактагы видеоязманы ДНРның элеккеге мәгълүмат министры урынбасары Даниил Безсонов телеграм каналына урнаштырган. Аның сүзләренә караганда, Украина сугышчысы мондый адымга барачагы турында Россия хәрбиләре белән алдан ук килешеп куйган. Аларның позициясенә исән-сау барып җитү өчен исә танкка утырган.

Даниил Безсонов сүзләренә караганда, Максим Лихачевның элеккеге хезмәттәшләре мондый хәлнең буласын абайламый да калган: алар аны хәрби заданиегә бара дип уйлаган. Максим Лихачев Украинага Польшадан 2022 елның көзендә кайткан. Быелның маена кадәр Украина Кораллы Көчләренең төрле бригадаларында хезмәт иткән.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев