Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР халык артисты, сәнгать җитәкчесе - Буа драма театры директоры Раил Садриевны кулга алганнар

«Дәрвиш» артыннан УБЭП килде: «театраль эш» ачыламы?

ТР халык артисты, сәнгать җитәкчесе - Буа драма театры директоры Раил Садриев бу төнне Казанның вакытлыча тоту изоляциясендә үткәргән

Татарстан икътисад полициясе оперативниклары Казанга Буа драма театры җитәкчесен алып килгән. Республика тикшерү комитетында сорау алудан соң, анда ул шаһитлык бирүдән баш тарткан, ТР халык артисты шикләнелүче статусын алган.

Чыганак мәгълүматларына караганда, көч хезмәткәрләре Садриевны мәнфәгатьләрнең җинаятьчел конфликтында шикләнәләр: «Алтын битлек»кә ике номинация алган «Дәрвиш» моноспектакленә билетларны гастрольләр вакытында мәдәни учреждение сәнгать җитәкчесенең хатыны ИПсы аша сатканнар. Керем тыйнак кына суммада — 450 мең сум. Әмма башка эпизодлар да булырга мөмкин.

Мәгълүмат интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев