Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Осиноводагы яшьләр киңлегендә булды
Яшәеш

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Осиноводагы яшьләр киңлегендә булды

Күптән түгел Осиново бистәсендәге «Теплица» яшьләр киңлегенә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семёнов килде. Әлеге үзәк Яшел Үзәннең психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе булып тора.

Фото: видеодан скрин

Кунакка инженерлык остаханәсен күрсәттеләр. Биредә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылучы «Яшьләр инженерлык вертикале» проекты кысаларында яшүсмерләр конструкторлык һәм 3D-басма белән шөгыльләнә. Шулай ук Руслан Семёнов үзәк эше һәм аның мөмкинлекләре белән танышты.

Очрашу барышында министр урынбасары «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Чара «Татарстанның асылташлары» иҗат коллективы чыгышы белән тәмамланды.

«Яшьләр инженерлык вертикале» проекты 9 ноябрьдә старт алды һәм ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Проект кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен инженерлык, архитектура һәм 3D-модельләштерү юнәлешләре буенча гамәли дәресләр оештырыла.

Проект яшьләрнең техник иҗатка кызыксынуын арттыруга, инженерлык күнекмәләрен үстерүгә һәм киләчәк һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев