Җил вакыт-вакыт 24 м/с ка җитәчәк. Татарстанда яңадан шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән республика территориясендә, күбесенчә көнчыгыш районнарда, көчле яңгырлар һәм яшеннәр көтелә, локаль рәвештә боз яварга мөмкин.
Моннан тыш, синоптиклар җилнең вакыты белән 19-24 м/с ка кадәр көчәюен фаразлый.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, уңайсыз һава торышы 16 июльнең 18 сәгатеннән 17 июльнең 10 сәгатенә кадәр күзәтеләчәк.
Нет комментариев