Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды
Яшәеш

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ковидтан 1936 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1938 елгы хатын-кыз вафат.

Республикада коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ковидтан барлыгы 489 кеше үлгән.


Нет комментариев