Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар кече фермага 1 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин
Яшәеш

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар кече фермага 1 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылардан гаризалар кабул итүнең өченче этабы турында игълан итте. Документлар 2026 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Чыгымнарның бер өлешен кайтару берничә юнәлеш буенча каралган:

  • савым сыерларын тоту — баш саен 6,3 мең сум;
  • бер яшьтән өлкән сарыклар, яшь сарыкларны, кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту — баш саен 1 мең сум;
  • өч яшьтән өлкән бияләрне тоту — баш саен 5 мең сум;
  • сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү — 8 сыердан фермага 1 млн сум, 5 сыердан фермага 500 мең сум.

Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221-76-88 (өстәмә 88-01) номеры аша шалтыратып белергә мөмкин.

Ярдәм чаралары «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыруга һәм республиканың аграр секторын тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән.

НТР24


Нет комментариев