Татарстанда Өлкәннәр көненә челлендж башланды
Яшәеш

Татарстанда Өлкәннәр көненә челлендж башланды

Өлкәннәр көненә Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәмгә #деньпожилых2021 челленджын эшләтеп җибәрде.

«Игътибарны җәлеп итү, яшьләрдә өлкән буынга карата хөрмәт һәм кайгырту уяту өчен аны яшьләр арасында тарату аеруча мөһим», - дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрендә.

 

Челленджда катнашу өчен өлкән яшьтәге туганнары яки өлкән яшьтәге танышлары белән фотография ясарга һәм аны социаль челтәрләрдә #деньпожилых2021 һәм #mtsz_rt хештеглары белән Instagramда урнаштырырга кирәк.

 Шулай ук постта, эстафетаны тапшыру өчен, дустыгызны билгеләп үтәргә кирәк.

 


Нет комментариев