Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир участогы урынына бирелә торган түләү 234,3 мең сумга кадәр арттырылачак
Татарстан хакимияте закон буенча тиешле түләүсез җир участогы урынына акчалата компенсация сайлаган күпбалалы гаиләләр өчен түләү күләмен арттырырга карар кылды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Әлеге сумманы 200 меңнән 234,3 мең сумга кадәр җиткерү планлаштырыла. Республика Министрлар Кабинетының тиешле проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документка ярашлы, бу бер тапкыр гына арттыру белән чикләнмәячәк. Компенсация күләмен ел саен 1 марттан, узган елдагы куллану бәяләре үсешен исәпкә алып, индекслый башлау каралган. Моның өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели торган арттыру коэффициенты алыначак.
Искәртеп узабыз, узган ел Казанда һәм Яр Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләр, җир участоклары җитмәү сәбәпле, алар урынына 200 мең сум акча алу хокукына ия булган иде.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев