Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән
Яшәеш

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән

79 яшьлек яр чаллылы 21 июньдә шәһәр инфекция хастаханәсенә озатыла. Тикшерү барышында COVID-19 һәм ике яклы вируслы пневмониянең авыр формалары табылган.

Пациентның хәлен катлауландырган хроник авырулар да бар. 22 июньдә үлгән.

13 июльдә Яшел Үзән районында 1954 елгы хатын вафат булды. 5 июльдә Үзәк район хастаханәсенең COVID-19 белән авыручыларны дәвалау бүлегенә озатыла. Дәвалау җитди хроник авырулар аркасында катлауланган. Үпкәләр шешүе нәтиҗәсендә үлгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.


Нет комментариев