Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә
Яшәеш

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә

2026 елның 20 ноябрендә төнлә, иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил һәм юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Белгечләр куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итә:

  • Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәргечләре астында ышыкланмагыз.
  • Урамда сак һәм ашыкмыйча йөрегез.
  • Бозлавык вакытында аякны тулы табаны белән басып атлагыз, юлдагы тигезсезлекләрне исәпкә алыгыз.
  • Балаларны игътибар белән күзәтегез.
  • Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.
  • Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112


Нет комментариев