Иминият түләүләре 7,6 процентка, социаль түләүләр 6,8 процентка артты. Бу хакта республиканың Соцфонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
Гыйнвардагы өстәмәне барысы да алды — инде лаеклы ялда булганнар да, эшләвен дәвам итүчеләр дә.
Хәзер республикада уртача иминият картлык пенсиясенә 26,5 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел ахырындагыга караганда диярлек 2 мең сумга күбрәк.
Әйткәндәй, эшләүче пенсионерларга индексацияне 2025 елда гына кире кайтардылар — моңа кадәр алар өчен түләүләр арттырылмады.
Искә төшерик, 2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк. Арттыру кышкы һәм язгы айларга планлаштырылган.
Нет комментариев