Татарстанда ярлылык дәрәҗәсен 3,1 процентка кадәр киметергә планлаштыралар
Яшәеш

Татарстанда ярлылык дәрәҗәсен 3,1 процентка кадәр киметергә планлаштыралар

Республика Министрлар Кабинеты аның яңа редакциясен раслаган, хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп максат — 2030 елга республикада ярлылык дәрәҗәсен 3,1 проценттан арттырмау. Беренчел мәгълүматларга караганда, 2025 елда бу күрсәткеч 3,3 процент тәшкил иткән.

Программа 2023–2030 елларга исәпләнгән. Әлеге чорда ярлылык дәрәҗәсен 2017 ел белән чагыштырганда ике тапкыр киметергә ниятлиләр. Ул вакытта күрсәткеч 7,3 процент булган.

Хәзер үк республика халкының керемнәре арта. 2025 елда җан башына уртача керем 74 504 сум тәшкил иткән, бу — узган ел белән чагыштырганда 20 процентка якын күбрәк. Уртача хезмәт хакы 91 494,9 сум булган.

Алга таба ярлылыкны киметү өчен берничә чара кулланырга планлаштыралар. Аерым алганда, ел саен минималь хезмәт хакы күләмен билгеләү буенча килешүләр төзеләчәк. 2026 елдан аның күләме 28 160 сум тәшкил итә.

Шулай ук кече бизнеска ярдәм итү һәм социаль контрактлар төзү дә мөһим чараларның берсе булачак. 2025 елда социаль контрактлардан 11 меңгә якын кеше файдаланган, аларның 60 проценттан артыгы ярлылыктан чыга алган.

Чагыштыру өчен: Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе 2024 елда 3,7 процент, ә 2023 елда 4,6 процент булган.

Вечерняя Казань


Нет комментариев