Хушлашу бүген Чиләбе өлкәсенең Канашево авылында узачак. Бу хакта һәлак булучының туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Матәм чарасы Школьная, 4-2 адресы буенча сәгать 14:00дә узачак, дип өстәделәр гаилә әгъзалары.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Cessna-172 самолеты Шәмәрдән авылында шәхси торак йортның бакчасына төшкән. «Татар-информ»га билгеле булганча, самолетта инструктор һәм укучы булган. Җирдә зыян күргән объектлар, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булмаган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, очыш иминлеге кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә. Тикшерү комитеты версиясе буенча, фаҗиганың сәбәбе – пилот хатасы һәм техник төзексезлек.
Нет комментариев