Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән.
«Узган атнада республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең (ОРВИ) 7 116 очрагы теркәлде. Грипп булмаган ОРВИ белән авыручылар саны кимү каникул атнасына туры килү белән бәйле», — дип билгеләп үткән спикер.
Октябрь ахырында ОРВИ очраклары арасында гриппның өлеше 5 процент тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процентка җиткән. Авдонина сүзләренчә, узган атнада гриппның 30 очрагы теркәлгән.
Татар-информ
Нет комментариев