Татарстанда ел башыннан бала тудыру сертификатлары буенча 74,7 млн сум түләнгән
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан бала тудыру сертификатлары буенча 74,7 млн сум түләнгән

2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала тудыру сертификатлары буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен 74,7 млн сум акча күчергән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ел башыннан йөклелек, бала табу һәм сабыйларны профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.

Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кыз консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән вакытта рәсмиләштерелә. Моның өчен булачак әнигә паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) һәм СНИЛС тәкъдим итәргә кирәк. Медицина оешмасы хатын-кызны исәпкә куйганнан соң, бер эш көне дәвамында сертификат формалаштыра, ә барлык мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта чагыла башлый.

2026 елда бала тудыру сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум күләмендә саклана. Бу акчалар максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә: йөклелек чорында хатын-кызны амбулатор күзәтү өчен – 3 мең сум, хокукый, психологик һәм медик-социаль ярдәм өчен – 1 мең сум, бала табу һәм аннан соңгы чорда медицина ярдәме күрсәтү өчен – 6 мең сум, ә баланы гомеренең беренче елында профилактик тикшерүләр үткәрү өчен 2 мең сум каралган.

– Шуны аңлау мөһим: әгәр хатын-кыз мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча күзәтелә икән, бала тудыру сертификаты буенча каралган акчалар турыдан-туры медицина оешмаларына күчерелә. Бу аларның максатчан кулланылышын тәэмин итә, табибларга булачак әниләрне һәм яңа туган сабыйларны сыйфатлы күзәтүгә күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек тудыра. Әгәр булачак әни түләүле нигездә күзәтелсә, бала тудыру сертификаты формалаштырылмый һәм хезмәтләр өчен түләү каралмый. Ягъни түләүләр мәҗбүри медицина иминияте кысаларында медицина оешмалары күрсәткән хезмәтләр өчен генә башкарыла, – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев