Татарстанда ел башыннан 10 кеше газ белән агуланып һәлак булды
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан 10 кеше газ белән агуланып һәлак булды

65 кеше зыян күрде. Бу турыда ТР Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә «Газпром трансгаз Казань» генераль директоры Рөстәм Усманов сөйләде.

 

Барлыгы бу чорда 37 вакыйга теркәлде. Күрсәткечләр һәм үлем очраклары берничә тапкырга артты.

Компания белгечләре 1 млннан артык абонентның газ җиһазларына хезмәт күрсәтте. Шул ук вакытта 10 мең кулланучы аларга керү мөмкинлеген бирмәде. 389 абонент җаваплылыкка тартылды, штрафларның гомуми суммасы — 2,4 млн сум.

Тагын бер проблема – күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларының герметиклылыгы бозылу белән бәйле. 146 йортта 1136 су җылыткыч сүндерелгән.

Новости Татарстана


Нет комментариев