Татарстанда бер ел эчендә пассажир ташучыларны 24 млн сумга штрафка тартканнар
Узган ел республикада 563 транспорт чарасы тикшерелде һәм 532 тәртип бозу ачыкланды.
Татарстанда 2019 елда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 24 млн сумга якын штраф салынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11нче утырышында Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автокүзәтчелеге идарәсе башлыгы баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов хәбәр итте.
"ЮХИДИ белән берлектә Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чаралары тикшерелде. 563 транспорт чарасы тикшерелде, 532 тәртип бозу ачыкланды. Ягъни һәр транспорт чарасында без хокук бозуларны ачыклыйбыз ", - дип сөйләде докладчы. Смирнов ассызыклаганча, иң зурысы - хезмәт һәм ял бозылу, алар 36% тәшкил итә. "Ташучылар тарафыннан сәламәтлеккә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү буенча федераль закон таләпләрен үтәмәү - 25%, лицензиясез эшчәнлек алып бару - 17%, маршрут картасы булмау - 6%, техник торышның рейс алды контроле булмау- 5 %, - дип өстәде ул.
Идарә башлыгы сүзләренчә, хокук бозуларның төп өлеше Казанга (49%) һәм Чаллыга (17%) туры килә. «Заказлы ташулар секторы проблемалы мәсьәлә булып кала бирә, анда, конкурс процедураларын читләтеп үтеп, даими маршрутларны алыштыра торган, тулаем Россия буенча да, безнең республикада да даими маршрутлар алыштыра торган тулы бер пассажирлар ташу базары оештырыла», - диде ул. Докладчы билгеләп үткәнчә, Казанда тимер юл вокзалы, "Кольцо" сәүдә үзәге, Совет мәйданы тирәсендә пассажирларны санкцияләнмәгән утырту урыннары юк ителгән.
Смирнов фикеренчә, легаль булмаган ташулар өлкәсендә бер шәһәрдә генә тәртип урнаштыру катлаулы. «Әлеге мәсьәләләрне барлык муниципаль берәмлекләргә бертөрле җаваплылык белән кертергә кирәк», - дип ышана ул.
ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров искәрткәнчә, республика Хөкүмәтендә заказлы ташучылар белән эшләү буенча аерым комиссия төзелгән, ул инде өч ел эшли.
"Бер теләк - кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, әмма хокукый, законлы нигезләрдә. Чөнки заказлы ташучылар медицина контроле узмый, күпчелек автобуслар җиһазланмаган, ташуга лицензияләр юк. Ягъни барысына да сорау, муниципалитетларга гына түгел. Аерым алганда, моны хуплаган кешеләргә. Без хокукый механизм өчен, заказлы ташу хезмәтләре күрсәтә торган кече бизнес белән нормаль эш өчен. Заказлы хезмәтләр күрсәтүче эшмәкәрләрне тагын бер тапкыр цивилизацияле эшләргә мөмкинлек бирәчәк ниндидер карарлар турында сөйләшергә һәм кабул итәргә әзер ", - дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев