Татарстанда балалы гаиләләр ана капиталы акчалары хисабына айлык акча түләве ала ала. Мондый ярдәм чарасы билгеләнгән таләпләргә туры килгән әти-әниләр өчен каралган.
Түләү күләме
Айлык түләү суммасы конкрет регионда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә бәйле. Татарстанда быел мондый пособие күләме 15 615 сумны тәшкил итә.
Кемнәр ярдәмгә өмет итә ала
Түләү билгеләү өчен гаилә берничә критерийга туры килергә тиеш.
- Беренче чиратта, ана капиталы счетында элек кулланылмаган акчалар калырга тиеш.
- Тагын бер мәҗбүри шарт баланың яше белән бәйле: аңа өч яшьтән ким булырга тиеш. Әгәр гаиләдә бу яшькә җитмәгән берничә бала тәрбияләнсә, түләүне аларның һәрберсенә рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта әти-әниләргә бер генә гариза җибәрү җитә.
- Моннан тыш, гаиләнең матди хәле дә исәпкә алына. Кеше башына уртача керем билгеләнгән икеләтә яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстанда тиешле күрсәткеч быел 15 073 сумга тигез.
Айлык түләүне кайда рәсмиләштерергә
Акча алу өчен гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин. Әти-әниләр Госуслуги порталындагы электрон сервистан файдаланырга яки күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Тагын бер вариант — түләүне Россия Социаль фонды аша рәсмиләштерү.
Татар-информ
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Нет комментариев