Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 3 ай эчендә тәүге тапкыр коронавирустан 5 кеше үлде

Татарстанда COVID-19 коронавирусыннан тагын биш үлем очрагы теркәлде. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инфекциянең яңа корбаннары 1932 һәм 1947 елгы ике хатын-кыз, 1940, 1946 һәм 1968 елгы өч ир-ат. Барлык очракларда үлем сәбәбен пациентлар организмында вирус тапкан патологоанатомнар ачыклаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы соңгы тапкыр коронавирустан берьюлы биш кешенең үлеме турында 2021 елның 8 апрелендә хәбәр иткән иде.

Быел 5 июльгә республикада 552 кеше инфекциядән вафат булды. Пандемия вакытында 22 638 кеше инфекция йоктырган, шуларның 20 309 терелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев