Бу хакта «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Точка опоры» ток-шоу тапшыруы эфирында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр иткән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
«Безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе — онкологик авыруларны иртә ачыклау. Онкодиспансер поликлиникасында зур чиратлар булу сәбәпле, көтү вакытын кыскарту мәсьәләсе дә күтәрелде. Республика җитәкчелеге Казандагы онкодиспансер каршында яңа амбулатор-поликлиника бүлекчәсе төзү турында карар кабул итте», — дип сөйләгән Илдар Фатыйхов.
Республика клиник онкология диспансеры поликлиникасының зуррак һәм заманча корпусын төзү мәсьәләсе күптәннән күтәрелә. Быел февраль аенда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Әлмир Абашев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сораган иде.
«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет дәрәҗәсендә бу инициатива биш өстенлекле проект исемлегенә кертелде. Бу карар кабул итүгә ярдәм итте. Ягъни халык тавыш бирде, һәм проектны гамәлгә ашыру башланды. Бу — халык теләкләренең тормышка ашырылуына конкрет мисал», — дип билгеләп үткән Илдар Фатыйхов «ТНВ» эфирында.
Татар-информ
Нет комментариев