Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев сөйләде.
«Без халкыбызга гриппка каршы вакцинация тәкъдим итәчәкбез. Бүген, грипп әле сирәк диагностикаланганда, без иммун катлам булдырырга тиеш. Шуны әйтергә кирәк, быел галимнәребез өчвалентлы вакцина составын диярлек тулысынча үзгәрттеләр, һәм без бүген грипп эпидемиясен булдырмый калу өчен тулысынча коралланган», — диде ул.
Вакцинация республиканың кимендә 138 сайлау участогында мөмкин булачак. Бу сан артачак, дип өстәде Абашев.
Прививка ясар өчен шарт — тән температурасы күтәрелмәгән булу һәм салкын тиюнең башка билгеләре булмау, шулай ук хроник авыруларның кискенләшмәве.
Татар-информ
Нет комментариев