Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, аларга бармый гына, сайтларында шәхси кабинет аша пенсия алды статусын расларга мөмкин

Шуны да искәртик: пенсия алды яшендәге гражданнарга закон нигезендә кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары – ел саен диспансерлаштыруга бәйле салым ташламалары, шулай ук, хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләре каралган.

Ташламаларга пенсия алды статусы расланган белешмәсе булган гражданнар исәп тота.
Гражданинның пенсия алды яшен дә булу-булмавы турында мәгълүмат алуның иң гади ысулы – аны Пенсия фонды сайтында сорату. Моның өчен, дәүләт хезмәтләре бердәм порталында хисап язмасының пароль һәм логины ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, «Пенсияләр» бүлегендә «Пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керү турында белешмәгә заказ бирергә» кирәк, шуннан соң мәгълүмат бирелә торган органны – Россия Федераль салым хезмәтен, РФ дәүләт хакимияте органын, эш бирүчене күрсәтергә кирәк.

Теләгән очракта, формалаштырылган белешмәне электрон почтага алырга, сакларга, бастырып чыгарырга, шулай ук, «Мөрәҗәгатьләр тарихы» бүлегендә карарга була. Белешмәне шулай ук КФҮ яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, шәхсән дә алырга мөмкин. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, ПФРга гражданнарны кабул итү Татарстан Пенсия фондының контакт-үзәге (8-800-600-0357) номеры буенча яки Пенсия фонды сайтында алдан язылу буенча башкарыла.

– Пенсионер статусын раслаучы белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Барлык мәгълүматлар да СМЭВ каналлары буенча социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГИССО) тапшырыла, – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, – РПФ белешмәләре ярдәмендә пенсионерның үзенә ташламаларга хокукны раслаучы документ алырга кирәкми, аңа бары тик кирәкле мәгълүмат булган ведомствога гариза бирү дә җитә.

1964-1966 елгы хатын-кызлар һәм 1959-1961 елгы ир-атлар 2019 елдан пенсия алды яшендәгеләр булып санала, алар билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана ала.

1968 елгы һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар өчен пенсия алды яше 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитә.
Күпчелек очракта пенсия алды яше, аның артуын исәпкә алып, пенсия яшенә 5 ел кала җитә. Әгәр булачак пенсионер вакытыннан алда пенсия алу хокукына ия ташламалы категориягә керсә, мондый очракларда ташламаларга хокуклар пенсия билгеләү өчен күрсәтелгән нигезләмәләр барлыкка килгәнче 5 ел алдан барлыкка киләчәк.

Игътибарны шуңа да юнәлтәбез: Пенсия фонды пенсионер статусын раслый гына. Ә ташламаларны алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, эш бирүчегә, мәшгульлек үзәкләренә, салым хезмә тенә һ. б. мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев