Татарстан гаиләләренә – унике миллиард сум
Яшәеш

Татарстан гаиләләренә – унике миллиард сум

2026 ел башыннан Социаль фонд республикада балалы гаиләләргә рекордлы суммада акча күчерде.

Татарстанда бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособиене түләүнең алты айлык йомгаклары ясалды. 2026 елның гыйнварыннан башлап, түләнгән акчаның гомуми күләме 12 миллиард сумнан артып китте. Аны республиканың 90 меңнән артык гаиләсе алган.

КЕМНӘР АЛА?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Ярдәм керем түбән булган гаиләләргә билгеләнгән. Төп шарт – гаиләдә бер кешегә исәпләнгән уртача айлык керем региональ яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Шулай ук, «нуль керем» кагыйдәсе дә гамәлдә: исәп чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының рәсми кереме хезмәткә түләүнең 8 минималь күләменнән ким булмаска яки керемнең юклыгы җитди сәбәпкә бәйле булырга тиеш.

КҮЛӘМЕ НИЧЕК БИЛГЕЛӘНӘ?

Сумма гаилә мохтаҗлыгына карап үзгәрә. Ул Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ы күләмендә бирелергә мөмкин. 2026 елдагы индексациядән соң иң югары күләм – 15 615 сум.

НИНДИ КЕРЕМНӘР ИСӘПКӘ АЛЫНМЫЙ?

Гаиләнең бер кешегә уртача керемен исәпләгәндә, түбәндәге түләүләр исәпкә керми:

  • эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм;
  • вакытлыча башка территорияләргә күчеп килгән Курск өлкәсе халкына ай саен бирелә торган финанс ярдәме.

КЕРЕМ БУЛМАУНЫҢ УРЫНЛЫ СӘБӘПЛӘРЕ НИНДИ?

Пенсия алу – картлык буенча, туендыручысын югалту сәбәпле яки инвалидлык буенча – хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе дип санала. Шуңа күрә, әгәр исәпләү чорының 10 аенда керем булмаган очракта да, бу сәбәпләр нигезле булса, бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә эшли.

НӘРСӘЛӘР ИСӘПКӘ АЛЫНА?

Закон буенча, хезмәт хакы һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәрдән тыш, исәп чорында вакыт­лыча хезмәткә яраксызлык буенча түләнгән пособие дә гомуми керемгә кертелә.

ВЕДОМСТВО ҖИТӘКЧЕСЕ ФИКЕРЕ

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәзерге хәлгә шулай бәя бирде:

«Бердәм пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң зарур чараларының берсе булып кала. Без аны ай саен түлибез һәм ел башыннан бирелгән сумма инде 12 млрд сумнан артып китте. 2026 елда гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр уңышлы эшли, индексацияләнгән суммалар тулысынча түләнә».

ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм фонд хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР рәсми сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге (MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Telegram) рәсми аккаунтларда табып була.

Өстәмә сораулар яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001  номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Бу номер тәүлек буе эшли (24/7), шалтырату бушлай.


Нет комментариев