Татарстан авылындагы йортта кечкенә бала гәүдәсен тапканнар
Сигез айлык баланың гәүдәсен җомга көнне, 5 июльдә, Татарстанның Балтач районындагы Ярак-Чурма авылы Горький урамындагы йортларның берсендә кичке сәгать җиделәр тирәсендә тапканнар.
Табылган вакытта бала инде биш сәгатьтән артык үлгән булып саналган. Ни өчен бала шундый озак вакытка ялгызы калган – билгесез.
KazanFirst мәгълүматлары буенча, үлгән кызның әнисенә 44 яшь, ә әтисенә - 60 яшь.
Хәзерге вакытта вакыйга сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев