«Соловьиная роща»га яңа эскәмияләр урнаштырыла
Яшәеш

«Соловьиная роща»га яңа эскәмияләр урнаштырыла

Бу мәсьәлә буенча редакциябезгә шәһәр халкыннан шактый күп мөрәҗәгать килгән иде.

Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен паркта ял итеп, агачлар күләгәсендә бераз тын алып утыру мөмкинлеге мөһим. Җәйге эсседә мондый гади генә уңайлыкның да никадәр кирәкле булуын аңлатырга кирәкми.

Паркта барлыгы 12 яңа эскәмия урнаштырылачак.

Шулай ук быел шәһәрнең башка урыннарында да яңа эскәмияләр кую планлаштырыла. Димәк, шәһәр урамнарында йөргәндә туктап, бер мәлгә генә булса да ял итеп алу мөмкинлеге тагын да күбрәк булачак.


Нет комментариев