Тәүлек эчендә 35 кеше сәламәтләнде. Узган тәүлектә Татарстанда 23 яңа инфекция очрагы ачыкланган.
ТР Оператив штабы хәбәре буенча, ике очрак читтән кергән. Ә 21 кеше контакт ысулы белән йоктырган.
Covid-19 белән авыручы унике кеше Татарстан башкаласы Казанда ачыкланды. Питрәч районында - дүрт кеше, Яшел Үзән районында - өч кеше, Апаста - ике, Лениногорск, Тәтеш районнарында берәр кеше авырый.
Барлыгы пандемия чорында таҗ инфекциясе белән зарарлануның 6923 очрагы теркәлгән.
Бөтен чорда 5712 кеше савыкты, шул исәптән 35 соңгы тәүлектә.
Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 5 762 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 23,5% ы авыруның клиник чагылышлары булмаган. 144 үлем очрагы теркәлгән. 5 754 кеше терелгән.
Бүгенгә Россиядә барлыгы 1 085 281 COVID-19 очрагы ачыкланган.
Шул ук вакытта республикада 71нче үлем очрагы теркәлү турында хәбәр килеп иреште.
1953 елгы ир-ат Казан шәһәренең 7нче хастаханә базасына коронавирус инфекциясе китереп чыгарган үпкә ялкынсыну белән китерелә. Хроник авырулары да була. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Нет комментариев