Ростов өлкәсендә юл һәлакәтендә сигез кеше һәлак була
Бу хакта бүген төбәк губернаторы Василий Голубев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, авария Волгодонск районында булган.
- Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә сигез кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булды, - диелә хәбәрдә.
Юл-транспорт һәлакәте урынына өлкә ЮХИДИ җитәкчеләре китте.
Нет комментариев