Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

SHOT каналы видео чыгарды, анда хәрби операциядәгеләр Израильдән Россиягә кайткан Алла Пугачеваны җаваплылыкка тартуны таләп итә

Телеграм-канал хәбәр итүенчә, видеода – Донецк юнәлешендә сугыша торган «Союз» иреклеләр отряды.

Алар Алла Пугачеваның Россияне ташлап киткәндә «холоплар иде, коллар булачаксыз» дигән сүзләре өчен җаваплылыкка тартуны сорый.

«Зов народа» дип аталган иҗтимагый оешма вәкилләре Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән һәм Мәскәү янындагы замогына кайткан Алла Пугачеваны кулга алуны сорый. Бу иҗтимагый оешма вәкилләре фикеренчә, җырчы Украина армиясенә ярдәм итәргә мөмкин.

Дума депутаты Виталий Милонов фикеренчә, Алла Пугачевага оят булырга тиеш.

«Алла Пугачева – безнең өчен яраткан, халык артисткасы булудан туктады. Аның өчен Россиядә иң кыены – кешеләрнең күзләренә карау булачак», – дигән Милонов «Лайф» каналына.

Депутат фикеренчә, СССРның халык артисткасы Ватанга кыен вакытта илне ташлап киткән. Ул күңелсезлекләрдән ераккарак, «уңай, бай, җылы» урынга киткән. Әмма «яңа Ватаны» (Израиль) уңай булудан туктагач, артистка аннан да качкан.

«Мин совет чорындагы илдән качучыларның язмышларын искә төшерәм. Алар арасында Көнбатышта уңышлы карьера ясый алучылар бармак белән генә санарлык. Алар нигездә эчеп, билгесезлектә, хәерчелектә үлгәннәр. Алла Борисовна эчеп үлмәс, әмма ул безнең мәдәниятебезгә керткән зур өлешен куркаклыгы белән сызып атты», – дигән Милонов.

Алла Пугачева 3 ноябрь төнендә үзе генә кайтты. Максим Галкин (чит ил агенты дип танылган) һәм ике баласы Лиза белән Гарри Кипрда калган: анда алар яңа фатир – 1,7 миллион долларлык тулы бер катны сатып алган иде.

74 яшьлек җырчы 2 ярдәмчесе белән кайткан. Поезддан ул үзе генә – иң соңгы пассажир булып төшкән. Грязь дип аталган авылдагы замогына ул бик кыйбатлы, Филипп Киркоров белән яшәгән вакытта сатып алган Rolls-Royсe автомобиленә утырып кайткан. Пугачеваның директоры Елена Чупракова «Газета.ру» сайтына бернинди комментарий да бирмәячәген әйткән.

Чит илгә киткән гаиләнең эшләре уңай дип әйтеп булмый. Аның иренең концертлары өзелде.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев