***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
- Сентябрьдә күк күкрәсә — көз җылы, кыш карлы булыр.
- Сентябрь башында яңгырлар күп булса — көз озакка сузылыр.
- Сентябрьдә карлыгачлар соң китсә — көз җылы булыр.
- Каен яфраклары сары төскә өстән түгел, астан керсә — кыш иртә килер.
- Имәндә чикләвек күп булса — кыш салкын һәм карлы булыр.
- Сентябрьдә томан күп булса — яңгырлы көзгә.
- Кырмыскалар ояларын биек итеп корса — кыш карлы булыр.
- Сентябрьдә көннәр җылы, төннәр салкын булса — көз аяз һәм коры килер.
- Торналар җылы якка иртә китсә — кыш иртә килер.
- Сентябрь ахырында көннәр җылы булса — октябрь дә җылы булыр.
Нет комментариев