Яшәеш

Сәүдә урыннары ташламалы шартларда бирелә

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы карары нигезендә районга кергән барлык крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда җитештереп авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга теләүчеләргә ташламалы шартларда сәүдә урыннары бирелә.

Чит илдән кергән азык-төлек сатып алганчы, үзебездә җитештерелгән натураль продуктларга өстенлек бирүчеләргә уңайлы, авыл кешесенә дә бик кулай.


Нет комментариев