Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салымнар, түләүләр, карантин...

Россиялеләргә ноябрь нәрсә әзерләгән? 2021 елның ноябрендә Россиядә пенсионерларга, балалы гаиләләргә һәм вакцинацияләнгән гражданнарга кагылачак берничә яңа закон үз көченә керә.

Без карантинда
Эпидемиологик хәл кискенләшү сәбәпле «Ковидлы каникуллар» кертелде. Әмма төбәкләргә, коронавирус ситуациясенә карап, карантинны озайтырга хокук бирделәр. РФнең төрле субъектларында кулланыла торган антиковид чаралары шулай ук аерылырга мөмкин.

Зыян күрүчеләргә грантлар
Ноябрь аенда «корона»дан зыян күрүчеләрнең иң күп тармак ларында эшләүче кече һәм урта бизнес оешмалары компенсация түләүләренә исәп тота ала. Акчаны спорт оешмаларына, җәмәгать туклануы йортларына, кунакханә, көнкүреш хезмәтләре, өстәмә белем бирү һ.б. түләячәкләр. Алар грантны һәр хезмәткәргә 1 минималь хезмәт хакы күләмендә алырга мөмкиннәр. Түләү өчен гаризаны 1 ноябрьдән үк бирергә була.

Пенсияләрне арттыру...әмма бөтенесенә дә түгел
Ноябрьдән 80 яшь тулган һәм аннан өлкәнрәк россиялеләргә картлык буенча икеләтә күләмдә иминият түләүләре биреләчәк. Артуны исәпкә алып, түләү күләме ай саен 12 000 сум булачак. Ноябрь аенда блокадалы Ленинградта булганнарга
50 000 сум акча каралган, әмма федераль түләүгә камалышта булган шәһәрдә 4 айдан да ким булган кешеләр исәп тота алмый. Гамәлдәге законнар нигезендә аларга федераль ташламага ия булучылар статусы бирелмәгән.
Шулай ук ноябрьдә россиялеләрнең аерым категорияләренә пенсия ләр индексацияләнә. Мәсәлән, гражданнар авиациясенең очу экипажларының элеккеге әгъзаларына һәм күмер сәнәгате өлкәсенең аерым вәкилләренә түләүләрне арттырачак лар. Ул стажга һәм уртача айлык хезмәт хакына бәйле.

Вакцинация турындагы сертификатта үзгәрешләр
РФдә 8 ноябрьдән сертификатларның яңартылган формасы эшли башлады. Документ электрон форматта рус һәм инглиз телләрендә бирелә. Аны вакцинация тәмамланганнан соң 3 календарь көннән дә соңга калмыйча бирергә тиешләр. Сертификатта QR өчен урын булырга тиеш. Документның яңартылган форматы сертификатны ялганлау очраклары санын киметер дип көтелә. Гражданнар элегрәк алган кәгазьләр «Дәүләт хезмәтләре» порталында автомат рәвештә үзгәртелә.

Путин түләүләре тәмамлана
2021 елның 1 ноябрендә балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү сорап мөрәҗәгать итү вакыты чыкты. Сүз балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бүлеп бирелгән 10 000 сум турында бара. Әти-әниләренең күбесе аларны алган инде, әмма өлгермәгән кешеләргә, әгәр гариза 1 ноябрьгә кадәр җибәрелмәгән булса, алар автомат рәвештә акча алу хокукыннан мәхрүм ителә.

Салым взнослары срогы тәмамлана
Ноябрь ахырына кадәр РФ гражданнары 2020 ел өчен барлык салымнарны да түләргә тиеш. Түләүне nalog.ru сайты яки «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси кабинет, шулай ук банк терминаллары һәм кредит учреждениеләренең онлайн-сервислары аша түләргә була.
Әгәр салым түләү турында хәбәрнамә кәгазь формада килгән икән, түләүне почта бүлегендә башкарырга мөмкин. Әгәр салымнарны вакытында түләмәсәң, 2 декабрьдән һәр кичектерелгән көн өчен РФ ҮБ ставкасыннан 1/300 күләмендә пеня исәп ләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев