Сак булыгыз, мошенниклар!
Мошенниклар Яшел Үзән халкына мобиль оператор белән килешүне озайтырга тәкъдим итеп, шалтыратуларын дәвам итә.
Шушы көннәрдә полициягә гариза белән шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Кәрәзле компания белән килешү вакыты тәмамлану сәбәпле абонент номерын блоклый алуларын ишеткәч, ханым Дәүләт хезмәтләре сайтыннан килгән смс-кодны хәбәр итәргә ашыга.
Сөйләшүдән соң ул Дәүләт хезмәте кушымтасына керергә тырыша, ләкин моны эшли алмый, керү мөмкинлеге ябыла. Аннан соң зыян күрүче ярдәм сорап МФЦ белгечләренә мөрәҗәгать итә, анда аңа шәхси кабинетка керү мөмкинлеген торгызалар.
Шәхси кабинетка кергәч, хатын-кыз билгесез кешеләрнең башка җайланмалардан санкцияләнмәгән керү мөмкинлеге алуын һәм аның турында конфиденциаль мәгълүмат сорарга тырышканын аңлый.
Мошенниклыкның мондый схема корбаны булмас өчен, беркайчан да СМС кодларны билгесез затларга атамагыз! Бигрәк тә сезне ашыктырсалар һәм куркытсалар. Уйларга вакыт сорагыз һәм мөстәкыйль рәвештә мәгълүматны төгәлләштерү өчен кәрәзле операторыгызның ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев