Шәһәребезнең 7нче лицее укучылары өчен яңа уку елы башланды
Яшәеш

Шәһәребезнең 7нче лицее укучылары өчен яңа уку елы башланды

Тантаналы чарада В.Х.Хаҗиев исемендәге 7нче лицей директоры Наталья Луканина, профсоюз оешмасы рәисе Константин Антипов һәм Яшел Үзән районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Мария Гыйльманова лицей укучыларын 1 сентябрь — Белем көне белән котлады, аларга яңа уку елында уңышлар, кызыклы ачышлар, яхшы билгеләр һәм зур җиңүләр теләде.

Бигрәк тә беренче сыйныфка аяк басучы укучылар өчен бүгенге көн — онытылмаслык вакыйга. Аларны мәктәп тормышы, яңа дуслар һәм кызыклы белемнәр дөньясы көтә!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яңа уку елы һәр укучыга яңа мөмкинлекләр, якты хыяллар һәм матур нәтиҗәләр алып килсен! Белем көне белән! Укучыларга уңышлы уку елы телибез!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

 

 


Нет комментариев