Шуларның 19ы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 8 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян китерү очрагы, 13 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.
Әйшәдә яшәүче 49 яшьлек ир, исерек хәлдә булып, кинәт ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 68 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаган.
Төзүчеләр проспектындагы гипермаркеттан 6 банка буяу, 3 сигнал тасмасы, ике пумала урланып, 2936 сумлык зыян китерелгән. Моның буенча Әйшәдә яшәүче 17 һәм 15 яшьлек яшүсмерләр шик астына алынган.
Сафоновода яшәүче 19 яшьлек ир һәм аның белән сүз куешкан билгесез затлар Яшел Үзәннең Королев урамында 19 яшьлек иргә законсыз наркотик матдә сатканда тотылган.
Нет комментариев