Барысы 22 төбәктән студентлар бу объектта эшләгән.
Бу – Россияда сәгатенә 400 километрга кадәр тизлек үстерә торган поездлар йөриячәк беренче югары тизлекле магистраль проекты.
Республика студентлар отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, югары тизлекле магистраль төзелешендә катнашу Татарстан һәм Россия студотрядлары өчен мөһим этап булып тора. Җитәкче сүзләренчә, студентлар федераль әһәмиятле объектта уникаль тәҗрибә туплый. Алар заманча технологияләр белән танышкан, «Селинское» полигонында авырлыгы 700 тонна булган бетон балкалар ясауда катнашкан.
КП Казань
Нет комментариев