Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның ТКХ өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерергә кушты

2022 елның 1 декабреннән бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты.

Түләүләр үсешенең сәбәпләрен халыкка җиткерү мөһим, әмма шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Халыкка түләүләр арту сәбәпләрен аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим», - дип белдерде ул. ТР Төзелеш министрлыгы, район хакимияте башлыклары һәм тиешле оешмалар җитәкчелегенә исәпләүләрнең дөреслеген карарга һәм барлык шикаятьләр буенча тикшерү үткәрергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гражданнарның барлык социаль якланмаган категорияләре дә ярдәм чаралары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар белән тәэмин ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/OARwiInVre0