Казанда Камал театры бинасында V Казан халыкара юридик форумы ачылды. Пленар утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.
Фото: ТР матбугат хезмәте
«5 ел эчендә Казан юридик форумы профессиональ юридик җәмгыять, публик хакимият органнары, фән һәм бизнес мөһим хокук мәсьәләләрен тикшерә ала торган эффектив мәйданчык булды», – диде Миңнеханов.
Ул тотрыклы үсеш темасының актуальлеген ассызыклады һәм ESG принципларын тотучы татарстан компанияләреннән мисаллар китерде: «Татнефть», «СИБУР», «Ак Барс Банк», «Химград» технополисы.
«Тотрыклы үсеш принциплары конкрет бизнес-карарларда чагылыш таба, барыннан да күбрәк гамәли кыйммәткә ия була һәм үлчәнешле файда китерә», – дип билгеләп үтте Рәис.
Татар-информ
Нет комментариев