Россия мәктәпләрендә ел ахырына кадәр массакүләм чаралар булмаячак, дип белдерде "Россия 24" эфирында мәгариф министры Сергей Кравцов.
"Билгеләнгән төзәтмәләр булачак, әмма алар белем бирү процессында берничек тә чагылыш тапмаячак", - дип өстәде түрә.
Кичә Кравцов 1 сентябрьдә укыту процессын бөтен ил буенча нормаль режимда башларга планлаштыралар, дип белдерде, ләкин Роспотребнадзорның һәр конкрет төбәк өчен рекомендацияләрен үтәп.
Ул шулай ук Белем көнендә бәйрәм рухы һәркайда сакланачак, дип вәгъдә итте.
Кравцов сүзләренчә, быел иң мөһиме - беркем дә авырмасын өчен санитария нормаларын үтәү. Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, яңа уку елының беренче ике атнасында һәр мәктәптә медицина хезмәткәре булачак, ә белгечләр биналарны дезинфекциялиячәкләр.
Нет комментариев