Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан аена кагылышлы сорауларга җавап бирәбез

– Авыр эштә эшләүчегә ураза тотмас ка ярыймы? 

– Юк, ярамый, авыр хезмәт ураза тотмау өчен сәбәп була алмый. 
– Ураза тотучыга капельница алырга ярыймы? 
– Әгәр дә авырудан тернәкләнү өчен булса, ярый. Ә витамин кебекләрне ярамый. 
– Ураза тоткан вакытта теш алдырырга ярыймы? 
 – Әгәр дә дару һәм канны йот масаң, ярый. 
– Әгәр дә ураза тотуга ирең каршы булса, нишләргә? 
– Рамазан аенда ураза тотуга ирең каршы була алмый, ул фарыз гамәл. Ә калган вакытта ураза тотуыгызны, әгәр дә Аллаһның әмеренә каршы килмәслек булса гына, тыя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин анламадым,ничек капельница уразаны бозмасын?Анда бит,минимум 100мл. Су бар,Су рызык димэк ураза бозыла.