Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Полукамушки"дагы янгыннан зыян күрүчеләр турындагы яңалык дөрес түгел булып чыкты

Социаль челтәрләрдә Казанда Яшел Үзәннең "Полукамушки" янгыныннан соң, бернисез калган гаиләнең авыр хәлдә яшәве турында мәгълүмат таралды. Алты бала азык-төлеккә һәм киемгә мохтаҗ.

Яшел Үзән шәһәре “Полукамушки” микрорайонында барлык йортлардан яшәүчеләр күчерелгән, кайбер кешеләргә муниципаль торак бирелгән, кайберәүләр туганнарында яши, анда янгыннан зыян күрүчеләр булырга мөмкин түгел, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.
Яшел Үзән районында 6 балалы 14 гаилә исәпләнә. Бу көннәрдә аларга авыл җирлекләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аша азык-төлек ярдәме бирәләр.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә сүз барган гаилә районда теркәлмәгән. Әмма район башкарма комитеты мәгълүматны өйрәнә, кирәк булганда ярдәм күрсәтергә әзер.

Шулай ук әлеге хәбәр буенча зыян күрүче гаилә янына Яшел Үзән районы хакимиятенең җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Рәсим Хаҗиев барды һәм үзе дә бу хәлгә ачыклык кертергә тырышты. Анда аңа "ашарга акча сораган" балаларның бабасы хәбәр иткәнчә, бернинди “Полукамушка”лар турында да сүз бармый, гаилә Казан шәһәренең

Аракчино бистәсендә яшәгән, аларның йорты янган һәм алар торыр урынсыз калган. Хәзер алар әлеге торак өчен аена 7 мең сум түлиләр, ә тормыш алып барырга акчалары җитми, барлык акчалар яшәү һәм ашау өчен түләүгә китә. Кич булуга карамастан, алты бала да урамда йөри һәм әниләренең кайтканын көтә иделәр. Шулай ук яшәү урынына Яшел Үзән районы хакимияте вәкиле белән бергә Казанның Вахитов һәм Идел буе районы социаль яклау бүлеге белгече һәм башкала полиция бүлеге хезмәткәре килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев