Пенсияңне алдан бел: 60 меңгә якын кеше хәбәрнамә алды
Яшәеш

Пенсияңне алдан бел: 60 меңгә якын кеше хәбәрнамә алды

Татарстанда 2026 ел башыннан 60 меңгә якын кеше үзенең пенсия күләме турында мәгълүмат алган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Республика буенча Социаль фонд бүлеге 45 яшькә җиткән ир-атларга һәм 40 яше тулган хатын-кызларга формалашкан пенсия хокуклары турында хәбәрнамәләрне өч елга бер мәртәбә «Дәүләт хезмәте» порталы аша проактив форматта җибәрә.

Хәбәрнамәдә иминият стажының дәвамлылыгы, тупланган индивидуаль пенсия коэффициентлары саны һәм пенсиянең беренчел күләме күрсәтелә. Пенсия тупланмалары булган очракта, алар турында мәгълүмат та кертелә.

Моны шәхси исәп-хисапны тикшерү өчен дә кулланырга мөмкин: төгәлсезлекләр ачыкланса, аларны алдан ук төзәтергә була.

– Проактив форматта мәгълүмат алу кешегә үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны алдан ук контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Стажны һәм пенсия коэффициентларын тикшерү өчен пенсия билгеләү вакыты җиткәнне көтәргә кирәкми, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шәхси счетка төзәтмәләр кертү буенча гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларыннан алырга була.


Нет комментариев