28 ноябрьдә 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Осиново поликлиникасында (Осиново авылы, Осиновская урамы, 36нчы йорт) ял көнендә диспансерлаштыру узачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу – эштән сорап китмичә һәм укуны калдырмыйча, бөтен гаилә белән сәламәтлекне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек!
Балалар өчен (ПЕДИАТРИЯ):
- Табиб-педиатр;
- Табиб-невролог;
- Табиб-травматолог-ортопед;
- Табиб-отоларинголог;
- ЭКГ язу;
- Кан анализлары алу.
Өлкәннәр өчен (ТЕРАПИЯ):
- Табиб-терапевтлар;
- Профилактика кабинеты;
- Акушерка;
- Табиб-уролог;
- Табиб-невролог;
- Табиб-эндокринолог;
- Флюорография;
- Электрокардиограмма;
- Кан анализлары алу.
Кайда: Осиново поликлиникасы (Осиново авылы, Осиновская урамы, 36нчы йорт).
Кайчан: 28 ноябрь.
Вакыты: 8:00–13:00 сәгатьләрдә.
ЗЦРБ
Нет комментариев